15 апрель, 2021 - 15:00
13 апрельдән 14 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы - 2021» Республика конкурсының чираттагы этабы узды. Эксперт комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы ИРО ДПО хезмәткәрләре Мартьянова Ольга Валерьевна һәм Митрофанова Эльвира Павловна актив катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, 1 елдан 3 елга кадәрге категориядә Яр Чаллы технология техникумы укытучысы Яһудина Линара Илдар кызы җиңүче булды.
3 елдан һәм аннан да күбрәк эш стажы булган категориядә Казан төзелеш көллияте укытучысы Мингазов Эрсен Корбанбаевич җиңүче булды.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.