• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен үстерү» курсларын төгәлләү

2021 елның 09 апрелендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча «Башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен үстерү» өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. 
Курсның эчтәлеге практик юнәлештә булды һәм тыңлаучыларны цифрлы белем бирү инструментлары, электрон белем бирү платформалары һәм заманча белем бирү шартларында уку материалын тәкъдим итү технологияләре белән таныштырды. Тыңлаучылар белем бирүдә дистанцион технологияләрне куллану мөмкинлекләре һәм перспективалары, аларны куллану өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү турында белделәр. Курсның Офлайн-модуле тыңлаучыларга эштә заманча белем бирү технологияләрен һәм ресурсларын тиз үзләштерергә һәм нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирде.
Тыңлаучылар узган курсның актуальлеген һәм файдасын билгеләп үттеләр, барлык лекторларга ТР Мәгарифне үстерү институты Рябова А.А., Гаязова Н.Т., Галеева А.З. һәм Вахромеева А.Д., региональ үсеш бүлеге белгече Рябова А.Д.га, Татарстан Республикасында «Учи.ру» региональ үсеш бүлеге белгеченә, тыңлаучылар белән һөнәри практика өчен, мөһим, актуаль һәм эчтәлекле мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерделәр.
Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тыңлаучыларга киләчәктә педагогик эшчәнлектә уңышлар тели.

Сагдиева Илсөя Тәлгать Кызы,
курслар кураторы

Фотогалерея: