• Русский
  • Татарча

Коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы мәгариф оешмаларының вазыйфаи затларын укыту

2021 елның 6 апреленнән 8 апреленә кадәр «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең 2021 елга гамәлгә куючының дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белән берлектә коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы мәгариф оешмаларының вазыйфаи затларын укыту уздырды.

Укулар «Мәгариф оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш» квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча үткәрелде (күләме - 16 сәгать).

Укыту кысаларында тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре чыгыш ясады:

 

  • Мөҗипов Рәмис Гаптраис улы, министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе;
  • Захарова Светлана Николаевна, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары;
  • Сәмигуллина Гүзәл Вәзир кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын хокукый җайга салу бүлеге башлыгы;
  • Вәлиуллова Ләйсән Зөфәр кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын хокукый җайга салу бүлегенең әйдәп баручы консультанты.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар тәкъдим ителде:

  • Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә норматив-хокукый актлар;
  • Мәгариф өлкәсендәге мәнфәгатьләр конфликты. Типик очраклар;
  • Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең белем бирү программалары буенча укуга кабул итү тәртибе;
  • Җыемнар яки хәйриячелек, аерма нәрсәдә.
Фотогалерея: