• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Лаеш, Аксубай, Түбән Кама, Баулы һәм Чүпрәле муниципаль районнары химия укытучылары өчен семинар

2021 елның 30 мартында, 2 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы муниципаль белем бирү системаларының юл карталарын гамәлгә ашыруны методик тәэмин итү кысаларында «2021 елда химия буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек үзенчәлекләре" темасына видеоконференция форматында гамәли-ориентлашкан семинар үткәрде.
2021 елга Татарстан Республикасының 5 муниципаль районында белем бирү сыйфатын күтәрү буенча чаралар планы (юл картасы) нигезендә әзерләнгән семинарда Татарстан Республикасының Лаеш, Аксубай, Түбән Кама, Баулы һәм Чүпрәле муниципаль районнарының химия укытучылары катнашты.
Семинарның модераторы һәм консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы доценты Исмәгыйлева Роза Равил кызы булды.
Семинар спикеры һәм консультацион-методик ярдәм күрсәтү:
Мөслим лицее югары квалификацион категорияле химия укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан контроль (күзәтчелек) буенча чараларга җәлеп ителгән эксперт, химия буенча ДЙА җаваплы биремнәрне тикшерү буенча региональ фән комиссиясе эксперты Хафаева Раушания Мөхәммәт кызы. 
Семинарда химия буенча 2021 елга БДИга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дәүләт йомгаклау имтиханының икенче өлешендәге иң катлаулы, җаваплы биремнәрне чишүгә басым ясалды. Биремнәрне чишүнең төрле ысуллары тәкъдим ителде, укытучыларга исәп-хисап мәсьәләләрен, органик булмаган химия, химия һәм тормыш бүлеге буенча мәсьәләләрне чишүгә әзерләүдә ярдәм итәчәк методик киңәшләр бирелде.
Семинар ахырында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм оештыручыларга һәм спикерларга үткәрелгән вебинар һәм консультация-методик ярдәм өчен, белем бирүнең сыйфатын алга таба арттыру максатларында конструктив диалог мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: