2021 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2021 елга гамәлгә куючының дәүләт биремен үтәү кысасында Н.И. Лобачевский исемендәге Казан федераль университеты лицее белән берлектә «Мәгариф бренды: композиция, идарә алымнары (Н.И. Лобачевский исемендәге Казан федераль университетының эш тәҗрибәсеннән)» республика семинары үткәрә.
Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Өзлексез үсештәге мәгариф бренды буларак гомуми белем бирү оешмасы белән идарә итү системасы.
- Проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру кораллары: адаптациядән алып үз-үзеңне актуальләштерүгә кадәр.
- Төп һәм урта гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын трансформацияләү.
- Белем бирү процессы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру коралы буларак бирелә торган белем бирүнең туры килүен билгеләү.
Семинарны уздыру вакыты:14.00–16.00 сәг. (мск).
Катнашучылар өчен сылтама (YouTube): https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA
Семинар спикерлары:
- Скобельцына Елена Германовна, лицей директоры;
- Даминова Рәйсә Мәхмүт кызы, лицей директоры урынбасары;
- Машанина Елена Борисовна, лицей директоры урынбасары;
- Хавкина Ирина Александровна, лицей директоры урынбасары.
Семинарның модераторы - Смирнов Иван Андреевич, мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, телефон: 8(843)571-14-58, e-mail: zmsgi@mail.ru.