• Русский
  • Татарча

"Белем бирү сыйфатын бәяләү системасы: актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле технологияләр һәм инновацияләр" квалификация күтәрү курслары

2021 елның 31 мартында «Белем бирү сыйфатын бәяләү системасы: актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле технологияләр һәм инновацияләр» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды. Татарстан Республикасының 26 педагогик хезмәткәре белем алды.

Программаның күләме: 72 сәгать (курслар кураторы - Корнев С.Н., «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф үсеше стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре). 

Тыңлаучылар белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекнең эчтәлеге һәм гамәли аспектлары белән таныштылар, белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә педагогларның теоретик һәм методологик мәсьәләләрен үзләштерделәр, мәгариф системасының мәгълүмати үтә күренмәлелеген оештыру өчен цифрлы технологияләр өлкәсендәге компетенцияләрен камилләштерделәр. 
Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары урынбасарлары «Белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру практикасы» темасы буенча түбәндәге мәйданчыкларда виртуаль стажировка узды:

  • Казан шәһәре Яңа Савин районының "7 нче Гимназия"се (директоры Т. Н. Кныш)        
  • 1 нче Биектау урта мәктәбе (директоры Е.С. Гильманова).

«Мәгариф сыйфатына идарә итү механизмнарын модельләштерү» темасы буенча йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, аның кысаларында белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы юнәлешләренең берсе буенча проектлар тәкъдим ителде.

Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, программаның гамәли юнәлешле булуын, укытуның барлык этапларында да озатуны яхшы оештыруын, укыту вакытында оператив һәм нәтиҗәле коммуникацияләрне, профессор-укытучылар составының югары һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: