• Русский
  • Татарча

Мәктәп идарәчеләре өчен «Зур илнең мәктәп командасы» өстәл уены буенча беренче чемпионат 

Мәктәп идарәчеләре өчен «Зур илнең мәктәп командасы» өстәл уены буенча беренче чемпионат 

2021 елның 26 февралендә Казанда мәктәп идарәчеләре өчен «Зур илнең мәктәп командасы» дигән өстәл уены буенча беренче чемпионат узды.

Уенда катнашучы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә мәгариф учреждениеләренең тренер-остазлары, шул исәптән «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре ярдәм итеп торды.

Катнашучылар чемпионат барышында виртуаль мәктәпләрнең 10 идарә итү командасы вәкилләренә әйләнделәр. Һәр команданың максаты – белем бирү оешмасын укучылар өчен уңайлы һәм нәтиҗәле итү, шуңа бәйле рәвештә кадрлар, ресурслар, процесслар, нәтиҗәләр һәм мәгълүмат белән дөрес идарә итү.

Мәктәп идарәчеләре өчен «Зур илнең мәктәп командасы» уены «Зур илнең мәктәпләре» проекты җитәкчесе, Гомумроссия халык фронты рәистәше, «Сириус» белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева инициативасы белән, мәктәп җитәкчеләрендә идарәче компетенцияләрен үстерү максатыннан оештырылды.

3 команда җиңүче булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм тьютор-остазларга сертификатларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы тапшырды.

«Зур ил мәктәбе командасы» мәктәп идарәчеләре өчен өстәл уены буенча беренче чемпионат

Фотогалерея