• Русский
  • Татарча

«Балаларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерү нигезе буларак мәгарифтә традицияләрне саклау һәм инновацияләрне гамәлгә кертү» республикакүләм фәнни-гамәли конференция

«Балаларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерү нигезе буларак мәгарифтә традицияләрне саклау һәм инновацияләрне гамәлгә кертү» республикакүләм фәнни-гамәли конференция

2021 елның 25 нче февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге» («Кванториум») өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә онлайн режимда «Балаларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерү нигезе буларак мәгарифтә традицияләрне саклау һәм инновацияләрне гамәлгә кертү» республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Пленар утырыш, секцияләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәл эшендә республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән, Башкортостан Республикасыннан, Томск һәм Липецк өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан һәм Хакасия республикасыннан 300 гә якын кеше катнашты.

Конференциянең тематикасы мәгарифнең барлык дәрәҗәләрендәге педагогик берләшмәләргә адресланган иде.

Секцион очрашулар кысаларында балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүдә инновацион технологияләрне куллану, заманча мәгариф системасында традицион мәдәният формаларын интеграцияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, катнашучылар белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатыннан традицияләр һәм инновацияләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге тәҗрибәсе белән таныштылар.

Түгәрәк өстәл хәзерге шартларда укучыларның һөнәри үзбилгеләнешен тәэмин итү һәм әлеге юнәлешне үстерү перспективаларына багышланган иде.

Конференциядә катнашучылар әлеге һөнәри аралашу форматының вакытында үтүе һәм кирәкле булуын белдерделәр.

Фотогалерея