• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл

2021 нче елның 25 нче мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты белән берлектә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренең квалификациясен күтәрү курслары кысаларында онлайн режимда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге законнар таләпләрен тикшерүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрделәр.

Чараның модераторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рәсилә Илдус кызы Латыйпова.
Түгәрәк өстәл эшендә:

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Измайлова Эльвира Ансар кызы,
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Захарова Светлана Николаевна,
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү оешмаларын лицензия контроле бүлеге башлыгы Мөхәррәмова Гүзәл Шамил кызы катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында чыгыш ясаучылар мәгариф системасының барлык элементларын да килештерүне тәэмин итү өчен мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын аңлауга карата гомуми алымнар билгеләделәр.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре буенча тыңлаучыларга җентекле аңлатмалар бирелде, бу хәзерге шартларда балалар бакчалары җитәкчеләре өчен актуаль.

Чараның проблемасы киң фикерләр уятты, нәтиҗәләр ясап, катнашучылар чараның нәтиҗәлелеген һәм практик юнәлешен югары бәяләделәр һәм чараны оештыручыларга һәм модераторга зур рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: