• Русский
  • Татарча

Традицион мәдәният буенча һәркем өчен ачык лекцияләр үткәрү

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы территориясендә һәм чит төбәкләрдә яшәүче халыкларның традицион мәдәнияте буенча ачык лекцияләр циклы уздыра.

2021 елның 25 мартында онлайн режимда чираттагы очрашу узды, аның кысаларында тыңлаучылар завятский удмуртларының традицион мәдәнияте белән таныштылар, аны Кукмара районының Яңа Каенсар авылыннан «Инвожо» этнографик ансамбле тәкъдим итте. Коллективның җитәкчесе -Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Гайфетдин улы Әхмәтов.

Бу Казан шәһәре һәм республиканың профессиональ җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга булды. Очрашуның уникальлеге «Инвожо» ансамблендә катнашучыларның мәктәп укытучылары һәм шул ук вакытта традицияләрне, туган мәдәниятне белүчеләр булуында да иде.

Концертта Казан, Чистай, Минзәлә, Буа, Азнакай, Можга (Удмурт Республикасы), Кукмара һәм Саба районнары педагоглары, шулай ук һөнәри эшчәнлеге халык мәдәниятен өйрәнү һәм кыр тикшеренүләре белән бәйле булган студентлар катнашты. Алар-Казан федераль университетының антропология һәм этнология кафедрасы студентлары (укытучылары, кафедра мөдире Владимир Владимирович Напольский белән бергә) һәм Казан дәүләт мәдәният институтының этнохалистик музыкаль иҗат һәм мәгариф кафедрасы студентлары (укытучылары, доцент Александра Васильевна Самойлова белән бергә).

Иҗади очрашуда тыңлаучыларда белем бирүнең һәм һөнәри аралашуның әлеге форматының актуальлеге һәм кирәклеге турында фикерләр әйтелде.

Фотогалерея: