• Русский
  • Татарча

"Киләчәк укытучысы" федераль проекты кысаларында Оренбург өлкәсе педагогларын укыту

2021 елның 23-25 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү бүлеге хезмәткәрләре «Мәгариф» милли проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы грантының «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү: заманча алым» программасы буенча укуларның турыдан-туры этабын үткәрделәр.

Укытучылар Оренбург өлкәсенең Сакмар районы "Каргалы урта гомуми белем бирү мәктәбе" тренинглар һәм форсайт-сессияләр ярдәмендә интенсив режимында команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, ИКТ-компетентлык, системалы һәм критик фикерләү, үзүсешкә юнәлеш бирү өлкәсендәге компетенцияләр дәрәҗәсен арттырдылар. 
Мәктәп администрациясе һәм аның директоры Низаметдинова Таухида Фәритовна тарафыннан әлеге укытуны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Фотогалерея: