• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының чит телләр (инглиз теле) укытучыларының «Татарстан Республикасында чит телле белем бирү» республика форумы

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының чит телләр (инглиз теле) укытучыларының «Татарстан Республикасында чит телле белем бирү» республика форумы

2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының чит телләр (инглиз теле) укытучыларының «Татарстан Республикасында чит телле белем бирү» республика форумы булып узды. Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы (директоры Шәмсетдинов А.и.) форумда катнашучы 250 кеше өчен үз ишекләрен ачты.

Форумның пленар утырышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы чыгыш ясады.

Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т.Т. Федорова республикада чит телле белем бирүнең торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Яковенко Т.В., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының лингвистика лабораториясе мөдире Иванова Л.Ф. үз чыгышларында педагогларның өзлексез һөнәри үсеше мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыкладылар.

Методистлар, методик берләшмә җитәкчеләре, инглиз теле укытучылары республика форумының дүрт секция утырышында чит телле белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре турында актив фикер алыштылар.

Фотогалерея: