• Русский
  • Татарча

"Хәзерге заман мәгарифе: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар" Республика фәнни-гамәли конференциясе

2021 нче елның 25 нче мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә, онлайн форматында «Хәзерге заман мәгарифе: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм башка белем бирү оешмалары хезмәткәрләре чыгыш ясаячак.
Конференциядә катнашучылар мәгариф үсешенең төп мәсьәләләре турында фикер алышачак, практикалар тәкъдим итәчәкләр һәм дүрт дискуссия мәйданчыгында тәҗрибә уртаклашачаклар.
Youtube-каналга тоташу өчен сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA