• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен үстерү» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары

«Башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен үстерү» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары

2021 елның 26 мартында башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча «Башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен үстерү» өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды.

Курсның эчтәлеге практик юнәлешле булды һәм тыңлаучыларны цифрлы белем бирү инструментлары, электрон белем бирү платформалары һәм заманча белем бирү шартларында уку материалын тәкъдим итү технологияләре белән таныштырды.

Тыңлаучылар мәгарифтә дистанцион технологияләрне куллану мөмкинлекләре һәм перспективалары, аларны куллану өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү турында белделәр. Курсның офлайн-модуле тыңлаучыларга эштә заманча белем бирү технологияләрен һәм ресурсларын тиз үзләштерергә һәм нәтиҗәле итеп кулланырга мөмкинлек бирде.

Тыңлаучылар узган курсның актуальлеген һәм файдасын билгеләп үттеләр, ТР МҮИ лекторларына һәм «Учи.ру» проектының Татарстан Республикасындагы  региональ үсеш бүлеге белгече Вахромеев Андрей Дмитриевичка тыңлаучылар белән һөнәри практика өчен, мөһим, актуаль һәм эчтәлекле мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерделәр.

Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тыңлаучыларга киләчәктә педагогик эшчәнлекләрендә уңышлар тели.

Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы, 
курсларның кураторы

Фотогалерея: