• Русский
  • Татарча

"Әйләнә-тирәбездә югары технологияләр" Бөтенроссия Югары технологияләр һәм эшкуарлык атналыгын ачу

15 мартта Татарстан Республикасында «РОСНАНО мәктәп лигасы» төбәк ресурс үзәге катнашучы мәктәпләр белән берлектә «Әйләнә-тирәбездә югары технологияләр» дигән онлайн-конференция оештырды һәм үткәрде.

"РОСНАНО Мәктәп Лигасы» проектында катнашучы мәктәпләр югары технологияләр һәм эшкуарлык атналыгының беренче көненең кызыклы вакыйгалары белән уртаклаштылар:

  • Кызыклы фән һәм техника йорты буенча сәяхәт (МБОУ "170 нче мәктәп" Казан шәһәре);
  • Әлмәт шәһәренең 2 нче лицее, Зеленодольск шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей, Казанның 7 нче гимназия һәм сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче Лицей-интернат («КНИТУ»ЮҺБ ФДБМУ филиалы) укучыларының табигый-фәнни юнәлештәге проектлар белән танышуы. 

Семинарның язмасы: https://clck.ru/TjapL

Фотогалерея: