• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Баулы районының башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар

Татарстан Республикасы Баулы районының башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар

2021 елның 10 нчы мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы муниципаль белем бирү системаларының юл карталарын гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин итү кысаларында «Белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: ВПР: нәтиҗәләрне әзерләү һәм анализлау, коррекция эше» темасы буенча онлайн семинар үткәрде. Семинарны оештыру һәм методик яктан тәэмин итү Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге тарафыннан башкарылды.

2021 елга Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар планы (юл картасы) нигезендә әзерләнгән семинарда районның 72 башлангыч белем бирү педагогы катнашты.

Семинарның модераторлары – мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Г.Р., Казан шәһәре 49 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары кв. категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Кроленко М.Г. һәм Блохина И.А., ВПР нәтиҗәләрен анализлап, үз чыгышларында предметларны укыту методикасын камилләштерү, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча үз вакытында коррекция эшен планлаштыру кирәклегенә игътибар иттеләр; башлангыч сыйныф укытучылары математика, рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья буенча ВПРга әзерлек эшләрен оештыру буенча киңәшләр бирделәр.

Семинарда катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм модераторларга зур рәхмәт белдерде.

Фотогалерея: