• Русский
  • Татарча

«Заманча цифрлы белем бирү мохите: мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасы буенча республика онлайн-семинары

«Заманча цифрлы белем бирү мохите: мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасы буенча республика онлайн-семинары

25 февральдә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Россия мәгариф академиясенең «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча инновацион мәйданчыгы чаралары кысаларында «Заманча цифрлы белем бирү мохите: мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына республика онлайн-семинары үткәрде. Онлайн-семинарда тыңлаучылар сыйфатында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

Семинар кысаларында Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехника лицее һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының 23 нче лицее администрациясе һәм укытучылары чыгыш ясадылар, үзләренең белем бирү учреждениеләренең цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 182 нче политехник лицей хезмәткәрләре махсус белем бирү моделен кертү процессы һәм нәтиҗәләре, мәктәп цифрлы платформасын куллану, «Quick Check»веб-сервисын куллану перспективалары турында сөйләделәр. 23 нче лицей педагогик коллективы робототехника, конструкцияләү, виртуаль лабораторияләр һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен онлайн-платформа кебек белем бирү мохитен үстерү инструментларын сайлап алу тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Онлайн-семинарның видеоязмасы: https://youtu.be/Jx8OKqpiiXw

Фотогалерея