• Русский
  • Татарча

«Тел һәм мәдәният: саклау һәм үстерү» республикакүләм методик эшкәртмәләр конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Тел һәм мәдәният: саклау һәм үстерү» дип исемләнгән республикакүләм методик эшкәртмәләр конкурсы башлану турында игълан итә.

Конкурс рус теле һәм әдәбиятын, туган тел һәм әдәбиятны укыту өлкәсендә иң яхшы белем бирү практикаларын ачыклау максатыннан үткәрелә.

2021 елның 5 апреленә кадәр https://forms.yandex.ru/u/5f5b0a617216c90ebe471615/ сылтамасы буенча анкетаны тутырырга һәм барлык кирәкле документларны беркетергә кирәк.

Җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар белән бүләкләнә, барлык катнашучылар да конкурста катнашучы сертификаты ала.

Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Г.Х. Әхбәровадан алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 236-69-01. «Тел һәм мәдәният: саклап калу һәм үстерү» республикакүләм методик эшкәртмәләр конкурсы нигезләмәсе