• Русский
  • Татарча

Халыкара туган телләр көне кысаларында республика фәнни-гамәли конференциясе

2021 елның 19 февралендә Халыкара туган телләр көне кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча педагогика көллияте базасында «Региональ этномәдәни киңлек шартларында милләтпәрвәрлек, туган телләрне саклау һәм үстерү» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Пленар утырышта «Белем бирү киңлегендә әхлакый тәрбиянең нигезе буларак этномәдәни кыйммәтләр һәм традицияләр» темасына доклад белән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Шәмсетдинова Р.Р. чыгыш ясады.