17 февраль, 2021 - 10:57
Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм мәгариф оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык класс» проекты кысаларында тематик вебинарлар сериясен дәвам итә.
2021 елның 17 нче февралендә 15.00 дән 16.30 сәг. кадәр «Киләчәк күнекмәләре: XXI гасырда нәрсәләрне белергә һәм булдыра алырга кирәк?» темасына вебинар үткәреләчәк.
Вебинарга тоташу өчен сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA
Вебинар темасы буенча сорауларны һәм тәкъдимнәрне электрон почтага юлларга мөмкин: irovebinar@mail.ru