• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды

2021 елның 27 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда 2021 елда институт һәм Гыйльми совет эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Гыйльми совет утырышының көн тәртибе түбәндәге сорауларны үз эченә алды:

  • 2020 елда Гыйльми совет эшчәнлеге турында хисап.
  • 2020 елның 26 нчы декабрендә Гыйльми советта кабул ителгән проектларны гамәлгә ашыру буенча юл карталарын раслау.
  • 2021 елга:
    1. гыйльми совет,
    2. нәшрият эшчәнлеге планнарын раслау.
  • Вакантлы вазыйфаларга конкурс игъланы турында.
  • Үзтикшерү буенча хисап формалаштыру өчен эшче төркем төзү турында.
  • «Заманча белем бирү системасында тотрыклы үсеш идеяләре интеграциясе: чакырулар, инновацияләр, уңышлы практика» Бөтенроссия конференциясен әзерләү буенча эшче төркем төзү турында.

Советта тәкъдим ителгән барлык докладлар 2021 елда институтның эш планнарын гамәлгә ашыру белән бәйле иде, яңа проектлар буенча юл карталары расланды. ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе фәнни хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе профессорлар-укытучылар составына керүче педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан ителде. Конкурсны үткәрү срогы расланды. Ул 2021 елның 28 нче апрелендә узачак.

Оешманың үзтикшерү процедурасын уздыру сроклары һәм эш төркемнәре расланды.

Фотогалерея