• Русский
  • Татарча

«Белем бирүне цифрлаштыру шартларында педагогик компетенцияләрне үстерү» («Укытучы 2.0») дизайн-сессиясе

2021 елның 22 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы яшь педагоглар советы һәм «ЯКласс» белем бирү платформасы белән берлектә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Белем бирүне цифрлаштыру шартларында педагогик компетенцияләрне үстерү» темасына дизайн-сессия үткәрде.

«Укытучы 2.0» инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында чара онлайн-режимда үткәрелде, бу катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Дизайн-сессия ике өлештән торды. Катнашучыларны ТР Мәгарифне үстерү институты проректоры Хәмитов Р.Г. сәламләде.

«20.35» МТИ Университетының (Мәскәү шәһәре) «Цифрлы эзне эшкәртү һәм интерпретацияләү» сервисы җитәкчесе Татьяна Хрусталева үзенең интерактив лекциясендә заманча белем бирү трендларын тикшерде һәм педагогларның үз-үзен камилләштерү өчен күп кенә файдалы мәгълүмат һәм сыналган чыганакларны тәкъдим итте. Лекция язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://youtu.be/BvVGTDtl8rs.

Катнашучылар сыйфатында теркәлгән укытучылар үз теләкләре белән ике мастер-класста катнашты.
Беренче тректа катнашучылар Казан шәһәре «7 нче лицей-интернат»ының биология укытучысы Яхин И.Я. белән берлектә хәзерге заман педагогының цифрлы компетенцияләрен үстерү юнәлешләрен өйрәнделәр. Шуннан соң Татарстан Республикасы «Иннополис мәктәбе»нең география укытучысы Д.С. Шакирҗанованың мастер-классында интернет-киңлектә куркынычсызлык чараларын карап үттеләр.

Икенче тректа укытучылар “ЯКласс” төбәк вәкиле Комеко Д.А. белән берлектә “Педагог кибергигиенасы” темасын, шулай ук ТР Яшь педагоглар советы рәисе, Татарстан Республикасы “Иннополис мәктәбе”нең тарих укытучысы Р.А.Кәримовның мастер-классында дәрестә ясалма интеллект куллану ысулларын өйрәнделәр.

Чара дәвамында катнашучылар төзегән коллектив конспект нәтиҗәләрен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://docs.google.com/spreadsheets/d/1U2V4wHzUOkHvJaQQbdhhhZQjbfHLp5PU....

Мастер-классларда чыгышлар язмасы һәм спикер материаллары https://t.me/uchitel_2 каналында һәм «Татарстанның яшь педагоглар советы» төркемендә https://vk.com/smp_rt сылтамасы буенча урнаштырылачак.

Фотогалерея