• Русский
  • Татарча

«2020 елда «Цифрлы белем бирү мохите» федераль инновация мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау» һәм 2021 елга планнар» семинары

Семинар эшендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Семинар барышында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре 2020 елда «Цифрлы белем бирү мохите» федераль инновация мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм катнашучыларны «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча РМАнең «Челтәрле үзара хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлары остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновация мәйданчыгының 2021 елга чаралар планы белән таныштырдылар. Катнашучылар соравы буенча институт хезмәткәрләре журналларда фәнни-методик характердагы публикацияләргә таләпләрне анализлауга җентекләп тукталдылар.

Семинар гомуми белем бирү оешмалары педагоглары тарафыннан югары бәяләнде. Катнашучылар педагогларга практик ярдәм күрсәтү өчен уңайлы формат һәм вакытны оптималь куллануны билгеләп үттеләр.