• Русский
  • Татарча

«Ватанпәрвәрләрне үстерәбез» җыентыгын төзүдә катнашырга чакырабыз

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2021 елда гражданлык-ватанпәрвәрлек тәрбия буенча материалларның икенче чыгарылышын — «Ватанпәрвәрләрне үстерәбез» җыентыгын нәшер итү турында хәбәр итә.

«Ватанпәрвәрләрне үстерәбез» җыентыгының максаты — күмәкләштерү һәм Бөек Ватан сугышы елларында ватандашларыбызның тормышы турында билгесез фактларын ачыклау һәм аларны бастырып чыгару; сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, якташларның хезмәт һәм хәрби батырлыклары, республикада булган иҗтимагый-тарихи әһәмиятле вакыйгалар турында хикәяләр бастыру.

Җыентык төзүдә катнашу өчен барлык белем дәрәҗәсендәге педагоглар чакырыла. Материаллар бушлай бастырыла. Бастыру формалары һәм якынча эчтәлеге буенча тәкъдимнәр, шулай ук бастырып чыгарылачак материалларны язуга карата таләпләр мәгълүмати хатта күрсәтелгән.

«Ватанпәрвәрләрне үстерәбез» җыентыгын төзү турында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең 22.12.2020 елгы 765/2020 номерлы мәгълүмати хаты.