• Русский
  • Татарча

«Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту» 10 нчы Халыкара конференциясе (ЕССЕ 2020 Онлайн)

«Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту» 10 нчы Халыкара фәнни-гамәли конференциясе (ECCE 2020) – Россиядә балачак педагогикасына һәм психологиясенә, мәктәпкәчә белем бирү эчтәлегенә һәм оештыруга багышланган иң зур чара. Конференция БМОның 75 еллыгын бәйрәм итү буенча Россия иҗтимагый комитеты чаралары планына кертелгән, бу исә чараның статусын арттыра. Чараны оештыручылар - Халыкара мәктәпкәчә белем бирү академиясе, Мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын үстерү ассоциациясе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университеты) һәм БМОга ярдәм итү Ассоциациясе.

2020 елда конференция беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Программада Швеция, Австралия, Бөекбритания, АКШ, Нидерланд, Норвегиядән спикерлар, Россия һәм БДБ илләреннән 23 меңнән артык катнашучы чыгыш ясады. Фәнни һәм гамәли секцияләр, симпозиумнар, мастер-класслар кысаларында экспертлар балачак өлкәсендәге өр-яңа тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклаштылар; балаларны тәрбияләү һәм укытуның яңа педагогик алымнарын тәкъдим иттеләр.

2020 елда узган ECCE конференциясенең фокус-төбәге – Татарстан Республикасы. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту өлкәсендә үзләренең эш тәҗрибәсен, казанышларын Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай һәм республиканың башка районнарының балалар бакчалары тәкъдим иттеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә кыйммәтләр белән бәйле алым турында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы сөйләде.

Конференциядә катнашучыларны ТРның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәҗрибәсе кызыксындырды. Анда полилингваль белем бирү шартларында педагоглар эшен оештыру, кече яшьтәге балаларны тәрбияләү, заманча балачакны цифралаштыру, мәктәпкәчә белем бирү системасында балалар сәләтен үстерү мәсьәләләре каралды.

Фотогалерея