• Русский
  • Татарча

Мәгарифне үстерү институты бюджет нигезендә «Француз теле. Икенче чит тел», «Немец теле. Икенче чит тел», «Инглиз теле. Икенче чит тел» яңа һөнәри әзерлек курсларына кабул итү турында игълан итә

Хөрмәтле коллегалар!

2021 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биремен үтәү йөзеннән «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе бюджет нигезендә «Француз теле. Икенче чит тел», Немец теле. Икенче чит тел», «Инглиз теле. Икенче чит тел» юнәлешләре буенча һөнәри яңадан әзерлек программалары буенча тыңлаучылар кабул итү турында игълан итә.

Уку дәвамлылыгы: 5 ай (гыйнвар – июнь). Уку формасы: көндезге-читтән торып. Укулар бюджет нигезендә үткәрелә.

Уку тәмамлангач, һөнәри әзерлек турында дәүләт үрнәгендә диплом бирелә.

Гариза тапшыру вакыты: 2021 елның 12 гыйнварыннан 23 гыйнварына кадәр. Гаризалар metodiro@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Гариза үрнәге беркетелгән.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 238-02-24.

Элемтә өчен мәгълүмат:

  • Иванова Лариса Филипповна, ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең лингвистика лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцент; белешмәләр өчен телефон: 8(843) 238-02-24;
  • Гыйззәтуллина Альбина Камил кызы, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты, доцент; белешмәләр өчен телефон: 8-905-317-11-20.