• Русский
  • Татарча

Уку дәресләре, класстан тыш чаралар авторлык методик эшләнмәләренең һәм проектларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республикакүләм конкурсы

2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләүне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2021 елны Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе уку дәресләре, класстан тыш чаралар авторлык методик эшләнмәләренең һәм проектларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республикакүләм конкурсын үткәрә.

Катнашу өчен 2021 елның 28 февраленә кадәр гаризаның электрон формасын тутырырга кирәк.
Конкурс материаллары Конкурсның нигезләмәсендә күрсәтелгән бизәлешкә һәм тапшыру тәртибенә таләпләр нигезендә җибәрелергә тиеш.

Конкурста катнашучылар – Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм белгечләре. Конкурста җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар дипломнар белән бүләкләнә, катнашучылар сертификатлар ала.

Конкурс турында мәгълүмат Һөнәри белем бирү үсеше үзәге порталында «Конкурслар һәм Грантлар» бүлегендә урнаштырыла.

Белешмәләр өчен: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru