12 гыйнвар, 2021 - 17:10
Конференциянең максаты: фәнни-тикшеренү эшчәнлеген проектлау һәм планлаштыру өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен стимуллаштыру.
Конференциянең бурычлары:
- иҗади актив педагогларны һәм укучыларны, укучыларның перспективалы инновацион белем бирү проектларын һәм инициативаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
- шәхси һәм иҗади үзреализациягә юнәлдерелгән продуктив эшчәнлекне стимуллаштыру;
- заманча белем бирү сыйфатына ирешү;
- конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендә фәннең яңа казанышлары турында хәбәрдарлыгын (мәгълүматлылыгын) арттыру;
- педагогларның инновацион эшчәнлеге тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм трансляцияләү.
Үткәрү формасы: көндезге-читтән торып.
Конференция турында нигезләмә: https://clck.ru/SmkWK