• Русский
  • Татарча

«PRO.спорт» брифингы

2020 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән берлектә «PRO.спорт» брифингы уздырды.

Әлеге чарада чакырылган кунаклар, укытучылар һәм тренерлар, студентлар, кызыксынучы затлар, ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре катнашты.

Брифингның максаты: яшьләрне, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногъманова Людмила Николай кызы сәламләде һәм «PRО.спорт» инициативалы яңа проект анонсын тәкъдим итте. Ул 2021 елда старт алачак.

Проектның максаты: Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында укучыларны, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Проект мәгариф хезмәткәрләрен, физкультура укытучыларын гына түгел - иң элек әти-әниләрне һәм балаларны көтә.

Брифинг эшендә катнаштылар:

  • Борһанов Рафис Тимерхан улы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы.
  • Федорова Тамара Трофим кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе.
  • Гыйләҗетдинов Ришат Сираҗетдин улы, «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубының баш тренеры (Казан).
  • Кәримов Мансур Зәки улы, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры.
  • Вебинар модераторы, ТР Мәгарифне үстерү институты кафедрасы доценты Ибәтуллин Альберт Хәлим улы.

Спикерларның чыгышлары барлык катнашучыларда да зур кызыксыну уятты. Очрашу барышында кунакларга күп сораулар бирелде.

Туры эфирда барган чараны 300 дән артык катнашучы карады. Алар арасында Сахалин, Карелия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Краснодар крае, Дагыстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Красноярск өлкәсе вәкилләре дә бар иде.

Вебинарда катнашучылар чараны оештыруның һәм уздыруның югары дәрәҗәсен, практик юнәлешле булуын билгеләп үттеләр.

102