• Русский
  • Татарча

«Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр» форумы дирекциясе педагоглар өчен Инстаграмда «Инстаярдәм» марафоны оештыра

«Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр» форумы дирекциясе педагоглар өчен Инстаграмда «Инстаярдәм» марафоны оештыра. Марафонның максаты: хезмәттәшләреңне әлеге социаль челтәр белән нәтиҗәле эшләргә һәм сыйфатлы публикацияләр, сторис ясау өчен смартфон өчен бушлай программалардан файдаланырга өйрәтү.

20 дән 40 яшькә кадәрге кешеләрнең 94% ы барлык социаль челтәрләр арасыннан нәкъ менә Инстаграмга өстенлек бирә. Димәк, педагоглар өчен бу социаль челтәрдә булу мәҗбүри. Чөнки аның аша әти-әнисенең табигый мохитендә булып, ата-аналар белән аралашу җиңелрәк. Инстаграм аша педагог көн саен үз сыйныфының яки төркеменең яңалыклар тасмасында пәйда булырга һәм белем бирү оешмасының имиджын формалаштырырга мөмкин.

Марафон ничек узачак? Бу интенсив атнасы булачак. Смартфонда эш көн саен 30 минутка кадәр барачак. Иртән яңа белемнәр - кичкә таба һәр катнашучының Инстаграмда яңа күнекмәләр кулланып бастырылуы булырга тиеш. Марафон ахырында катнашучыларга электрон диплом һәм ИКТ программасы буенча квалификация күтәрү турында таныклык бирелә .

Марафонда педагоглар сториска актив сылтамалар кую, гомумән, сторисларның ни икәнен, тере фотолар ясарга, фотолардан видеоны ничек тиз монтажларга, сторис һәм басмалар өчен кызыклы шаблоннар каян алырга, сторис һәм мәкаләләр өчен интерактив, сораштырулар һәм анкеталар ничек үткәрергә, нәрсә ул мәңгелек сторис һәм аларга тышлык шаблоннарын кайдан алырга икәнен беләчәкләр.

Шулай ук марафонда мәгълүмати хәбәр формулировкасын ата-аналарны җәлеп итәрлек итеп ни рәвешле язарга, текстлы мәгълүмат хисабына мәгълүмат повесткасында ничек эләгергә, Инстаграм аша белем бирү оешмасын ничек алга таба үстерергә кирәк икәнлеге дә тикшерелә.

Марафон 2021 елның 3 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр узачак һәм гыйнварның тагын 2 эш атнасы дәвамында узу өчен ачык булачак.

Ни өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә? Чөнки, социаль челтәрләр - әлегә күңел ачу чарасы. Осталыкларны педагоглар шәхси битләрендә куллана алачак. Педагогларны сораштыру күрсәткәнчә, хезмәттәшләренең 83% ы мондый марафонны нәкъ менә бәйрәм көннәрендә узуны өстен күрде.

Марафон турында мәгълүмат форум Инстаграм'ында: https://www.instagram.com/forum.pedagogi_rossii/

Марафонга теркәлү: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdja396OrDSoln-LrPEvegpiOtzFaMe...