• Русский
  • Татарча

«Бала һәм гаилә. Балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәлә профилактикасы» III шәһәр фәнни-гамәли онлайн-конференциясе

2020 елның 15 декабрендә Казанда «Бала һәм гаилә. Балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәлә профилактикасы "темасына конференция узды. Утырыш «Ресурс» шәһәр психологик-педагогик үзәге тарафыннан үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртибен профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х. “Гаилә тәрбиясенең хаталары һәм баланың психологик сәламәтлегенә аларның нәтиҗәләре” дигән темага доклад белән чыгыш ясады, “Балаларның кризислы халәте маркерлары” темасына мастер-класс үткәрде. Конференция офлайн режимда да, онлайн режимда да узды. Конференциядә өч секция эшләде:

  1. Гаилә бәхетсезлеген профилактикалау.
  2. Көчләүдән зыян күрүченең социаль-психологик портреты.
  3. Көчләү нәтиҗәләре белән эшләү өчен педагог-психологның практикалары һәм инструментлары.


Пленар докладларны һәм өченче секциянең эшен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://youtu.be/1qB0C-p14NE

Фотогалерея