• Русский
  • Татарча

«2021 елда җәмгыять белеме буенча ТДИ һәм БДИга әзерлек үзенчәлекләре» республика семинары

2020 елның 16 декабрендә "ТР Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең онлайн мәйданчыгында “Җәмгыять белеме” предметы буенча ТДИ һәм БДИга әзерләнүнең актуаль проблемалары турында фикер алышуга багышланган семинар узды. Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары үзләренең практик тәҗрибәләре, шулай ук биремнәрнең яңа форматлары турында мәгълүмат белән уртаклашты. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек процессын методик тәэмин итеп торуның методик һәм теоретик аспектлары ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы хезмәткәрләре чыгышларында актуальләштерелде.

Пленар эш нәтиҗәләре буенча фикер алышу кысасында җәмгыяви белем бирүне үстерүнең иң перспективалы траекторияләре билгеләнде, алар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруның агымдагы шартларын исәпкә алалар.


«2021 елда җәмгыять белеме буенча ТДИга һәм БДИга әзерлек үзенчәлекләре» республика семинары программасы