• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча укыту тәмамланды

2020 елның 14 октябреннән 19 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча бюджеттан тыш укулар узды (куратор – белем бирү белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасының өлкән укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Мозаффарова М.Г.; фәнни җитәкче – белем бирү белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире Идрисов И.Р.). Программа күләме: 250 сәгать.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү менеджментының түбәндәге актуаль мәсьәләләре каралды:

  • менеджментның гомуми теориясе,
  • белем бирү өлкәсендә стратегик менеджментның гамәли аспектлары,
  • белем бирү һәм белем бирү оешмасы белән идарә итү теориясе һәм технологияләре,
  • белем бирү процессы белән идарә итү практикасы,
  • белем бирү оешмасы җитәкчесенең һөнәри компетентлылыгы һ.б.

Укыту йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Дәүләт йомгаклау комиссиясе әгъзалары тыңлаучыларны әзерләү процессының шактый югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея