• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының бүлек/мәгариф идарәләре җитәкчеләрен укыту тәмамланды

23 декабрьдә Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф бүлекләре/идарәләре җитәкчеләре урынбасарларын укыту йомгаклары буенча республика түгәрәк өстәле узды. Әлеге чара кысаларында 2021 елда мәгариф үсешенең перспектив юнәлешләре турында сүз барды. Фикер алышу өчен түбәндәге актуаль юнәлешләр тәкъдим ителде:

  • Белем бирү сыйфатын тәэмин итүнең заманча технологияләре;
  • Муниципаль методик хезмәт эшчәнлеген оештыру һәм бәяләү алымнары;
  • Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларына һәм педагогик хезмәткәрләренә грант ярдәме;
  • Мәктәптә тәрбия программасын төзү һәм гамәлгә ашыру.

Укуга йомгакларны «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе ректоры Л.Н. Ногманова ясады.

Түгәрәк өстәлдә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.М. Әсәдуллина; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т.Т. Федорова; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Т.Г. Алексеева; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең укыту-методика эше буенча проректоры Сагеева Г.Х. катнаштылар.

Курсларны тыңлаучылар курс чаралары барышында каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.