• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы үткәрелде

2020 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, гыйльми совет әгъзасы Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, шулай ук институтның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар.

Гыйльми совет утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елда институтны үстерү перспективалары турында.
  2. 2020 елда дәүләт биремен үтәү турында хисап тоту.
  3. Төрлесеннән.

Ректор Людмила Николаевна Нугуманованың 2020 елда институт коллективының эш йомгаклары һәм казанышлары турындагы доклады тыңланды, шулай ук 2021 елга перспективалар һәм бурычлар яңгыратылды.

Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин үзенең коллективка мөрәҗәгатендә Институт коллективының Татарстан Республикасында педагог үсеше һәм педагогик белемнең профессиональ үсешендә әйдәп баручы ролен билгеләп үтте һәм институт хезмәткәрләренә үз докладында ректор куйган барлык зур бурычларны тормышка ашыруларын теләде. Илсур Гәрәй улы педагогик бергәлек алдында торган проблемалар турында сөйләде, шулай ук республикада “Мәгарифне үстерү” милли проекты өстендә эшләү буенча министрлыкның эшчәнлеген яктыртты, аерым алганда, 4 бүлектә: “Киләчәк укытучысы”, “Һәр баланың уңышы”, “Заманча мәктәп”, “Цифрлы белем бирү мохите” проектлары турында сөйләде. Министр билгеләп үткәнчә, институтның барлык амбициоз башлангычларын хупланачак.

Утырыш ахырында коллектив әгъзаларына яхшы хезмәтләре өчен бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, ректор һәркемне якынлашып килгән Яңа ел белән котлады.