• Русский
  • Татарча

«"Мәктәп лигасы РОСНАНО" проектының төбәк челтәрендә катнашучы мәктәпләрнең укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыру» республика фәнни-гамәли семинары

2020 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «РОСНАНО мәктәп лигасы» Федераль белем бирү челтәренең инновацион проектын гамәлгә ашыру буенча региональ ресурс үзәге эшчәнлеге кысасында «"Мәктәп лигасы РОСНАНО" проектының төбәк челтәрендә катнашучы мәктәпләрнең укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыру» республика фәнни-гамәли семинары уздырды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.

Семинар спикерлары арасында мәктәп укучыларының профориентациясе белән бәйле "Робототехниканы адымлап укыту концепциясе" темасы белән Россиядә мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән инновацион проект - Avanti Education компаниясе вәкилләре катнашты.

Семинар барышында шулай ук Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белгечләре тарафыннан әзерләнгән «STA-студияләр фестивале - «РОСНАНО мәктәп лигасы» проектында катнашучыларның яңа хезмәттәшлек форматы», «Уч төбендә мәктәп» белем бирү курслары» мәсьәләләре каралды.

Семинар һәм презентация язмасы ТР Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында РОСНАНО Мәктәп лигасының Татарстан Республикасында ресурс үзәге битендә яңалыклар блогында урнаштырылачак.

Фотогалерея