• Русский
  • Татарча

«Педагог-китапханәче» һөнәри стандарты: гамәлгә кертү проблемалары» республика семинары

2020 елның 7 декабрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе онлайн режимда «Педагог-китапханәче» һөнәри стандарты: гамәлгә кертү проблемалары» семинарын уздыра.

Үткәрү вакыты: 10.00 - 13.00 сәг.

Чара барышында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Педагог-китапханәче» һөнәри стандартын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралачак.

Уку-укыту процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча мәгариф бүлекләре методистларын, мәктәп китапханәләре мөдирләрен, мәктәп китапханәчеләре, педагог-китапханәчеләрне семинарда катнашырга чакырабыз.

Семинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://go.mywebinar.com/kldp-vkxn-fkdc-jdqx