• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасының муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә) укытуның иң яхшы практикасы» республика конкурсы

ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары 27 октябрь көнне «Татарстан Республикасының муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә) укытуның иң яхшы практикасы» республика конкурсының йомгаклау этабында жюри составында эшли башладылар. Читтән торып оештырылган этапта 94 гомуми белем бирү оешмасы катнашты, шулардан 33 оешма финалга үтте.

Фотогалерея