• Русский
  • Татарча

«Татар халкының инструменталь музыкасы һәм уен формалары» иҗат лабораториясен үткәрү турында

2020 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Традицион мәдәният һәм мәгариф пространствосы» федераль инновация мәйданчыгының мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татар халкының инструменталь музыкасы һәм уен формалары» иҗат лабораториясе үткәрелде.

Лабораториядә Казан, Әлмәт, Чистай шәһәрләреннән, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан 20 дән артык кеше катнашты.

«ВКонтакте» социаль челтәренең «РФ Сәнгать педагоглары» төркемендә https://vk.com/club199138972 уздырылган онлайн трансляцияне ике йөз алтмыштан артык кулланучы карады.

Лабораториянең темасы үзенә төрле дәрәҗәдәге педагогик хезмәткәрләрне: музыка җитәкчеләрен һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен, мәктәп музыка укытучыларын, балаларга өстәмә белем бирү педагогларын җәлеп итте.

Лаборатория спикерлары сыйфатында татарларның һәм керәшеннәрнең традицион мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче һәм «Фольклор сәнгате» юнәлеше буенча белем бирү программаларын уңышлы гамәлгә ашыручы Казан шәһәре Киров районының «24 нче балалар музыка мәктәбе» укытучылары чыгыш ясады.

Лаборатория барышында тыңлаучылар татар музыка кораллары белән таныштылар, яңа уен формаларын өйрәнделәр, шулай ук думбрада уен алымнарын өйрәнделәр.

Фотогалерея