• Русский
  • Татарча

«Мәктәп белеме сыйфатын күтәрүдә заманча алымнар» вебинары

2020 елның 15 октябрендә белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәктәп белеме сыйфатын күтәрүдә заманча алымнар» темасына вебинар узды.

Вебинарда Татарстан Республикасы Ютазы районы Галим Вилданов исемендәге Каразерикка урта мәктәбенең 16 укытучысы катнашты.

Программаның кураторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы. Вебинарда каралган төп сораулар:

  • укытуда заманча алымнар;
  • укытучының компетентлыгын бәяләү системасы;
  • дәрестә мотивацияләүче белем бирү мохитен булдыру.