• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбенең педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе базасында «Укучыларның белем сыйфатын яхшырту буенча укытучы эшендә уңышлар» темасына семинар-практикум форматында кыска вакытлы чара үткәрде.

Семинарның максаты: белем бирүнең сыйфатын күтәрү өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең предмет һәм методик һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Программада заманча дәресне төзү һәм проектлау алымнары, уку процессын оештыруның дистанцион формасы үзенчәлекләре, укучыларның белем сыйфатын күтәрү өчен заманча мәгариф технологияләрен куллану алымнары карылды.

Семинарның төп модераторы һәм спикеры - программаның кураторы, ТР Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Исмәгыйлева Р.Р. Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты» ДББУ директоры Д.В. Челышев, директор урынбасары Л.Р. Кузовкина, Спас муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең укыту-методик эш буенча урынбасары Л.С. Рыбакова чыгыш ясадылар.

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән материалның югары мәгълүматлылыгын һәм актуальлеген билгеләп үттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.