• Русский
  • Татарча

«Укуга мотивацияләре түбән булган укучылар белән эшләү ысуллары» вебинары

2020 елның 14 октябрендә белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Укуга мотивацияләре түбән булган укучылар белән эшләү ысуллары» темасына вебинар үткәрелде.

Вебинарда Актүбә ш.т.п. 1 нче урта мәктәбенең 16 педагогы катнашты.

Программа кураторы - Һадиева Гөлнара Васил кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы.

Вебинарда каралган төп мәсьәләләр:

  • укытучының компетентлыгын бәяләү системасы;
  • укучыларның түбән мотивациясе сәбәпләре;
  • дәрестә мотивацияләүче белем бирү мохите булдыру;
  • укуга мотивацияләре түбән булган укучылар белән эшләүнең төп ысуллары.