• Русский
  • Татарча

«Хәзерге шартларда белем бирүнең сыйфатын арттыру» онлайн-форматындагы чара

2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Актаныш районының Татар Суксуы урта мәктәбе белән берлектә, «Хәзерге заман шартларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү» темасы буенча кыска вакытлы вебинар үткәрелде.

«Просвещение» нәшрияты ярдәме белән үткәрелгән чарада 15 педагог катнашты.

«Геймификация күңел ачу өчен түгел, ә ярдәмгә» онлайн-трансляциясе барышында традицион булмаган карарлар каралды:

  • мультфильмнар төшерү;
  • белем бирә торган видеолар төшерү;
  • дәрестә уен активлыклары.

Катнашучылар бонус сыйфатында тулысынча геймификацияләнгән дәреснең әзер планын алдылар.

Спикерлар буларак «Просвещение» ДК вәкилләре Новиков Максим Юрьевич, Арнаутова Наталья Александровна, Пересада Елена Владимировна чыгыш ясады.
«Укытучы һәм укучының санлы грамоталылыгы: кирәкле минимум һәм нәтиҗәле максимум» онлайн-трансляциясе барышында педагог һәм укучыларга дәреснең онлайн-форматына тиз арада күчү, цифрлы каршылыкларны җиңүнең нинди ысуллары белән чыгу мәсьәләләре каралды.

Спикерлар булып «Просвещение» ДК вәкилләре: Раитина Татьяна Вячеславовна, Кузнецова Надежда Михайловна чыгыш ясады.

Вебинарның модераторы: Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы, институтның мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы.

Фотогалерея