• Русский
  • Татарча

«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысасында «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерүнең хәзерге заман тенденцияләре» семинары (Чаллы шәһәре)

2020 елның 10 октябрендә ТР Мәгарифне үстерү институты Яр Чаллы шәһәренең 38 нче номеры урта гомуми белем бирү мәктәбендә уку нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерүнең хәзерге заман тенденцияләре» семинарын үткәрде.

Чарада Яр Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары катнашты (20 кеше). Семинарның модераторлары сыйфатында профессиональ һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре: Юнысов Альберт Әнвәр улы, бүлек мөдире; Атагунов Владислав Илгиз улы, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр; Әхмәтшина Ризидә Миңнехан кызы, өлкән фәнни хезмәткәр чыгыш ясадылар.

Семинар практикум формасында үткәрелде, анда катнашучылар социаль хезмәттәшлек ситуацияләрен модельләштерү белән күнегүләр ясадылар.

Үткәрелгән семинар нәтиҗәләре буенча, шәхси үсеш юнәлеше буенча тәкъдимнәр бирү максатыннан, катнашучыларның һөнәри һәм шәхси компетенцияләре үсеше дәрәҗәсенә карата нәтиҗәләрне үз эченә алган персонификацияләнгән хисапларны әзерләү планлаштырыла.

Фотогалерея