• Русский
  • Татарча

«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Башлангычларның башлангычы» укыту-тикшеренү һәм проект эшләре республика конференциясе (Яр Чаллы шәһәре)

2020 елның 08 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлеге белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында укыту-тикшеренү һәм проект эшләренең «Башлангычларның башлангычы» республика конференциясе форматында вариатив чара үткәрде.

Конференция эшендә Яр Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 36 нчы инновацион технологияләр лицее, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары - барлыгы 42 кеше катнашты.

Конференциянең максаты педагогларның һөнәри осталыгын үстерүне һәм камилләштерүне стимуллаштыру булды.

Конференция эше Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү бүлеге башлыгы А.Э. Юнысовның чыгышыннан башланды, ул проект эшчәнлеген тормышка ашырганда педагогның һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерүнең заманча технологияләрен куллануда Мәгарифне үстерү институты тәҗрибәсен тәкъдим итте. Укучыларның иҗади үзүсешендә укыту-тикшеренү һәм проект эшләренең роле психология фәннәре кандидаты, һөнәри һәм шәхес компетенцияләрен үстерү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре В.И. Атагуновның докладында бәян ителде. Һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Р.М. Әхмәтшина катнашучыларны белем алучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү инструменты буларак проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән таныштырды.

Конференция 38 нче урта мәктәп педагогларының мәктәптә проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында чыгышлары белән дәвам итте. Проект-тикшеренү эшчәнлеген үткәрү формалары буенча 36 нчы инновацион технологияләр лицее педагоглары мастер-класслар күрсәттеләр, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары үз эшчәнлекләренең үзенчәлекләре белән таныштырдылар. 38 нче урта мәктәп педагоглары проект технологияләрен кулланып ачык дәресләр күрсәттеләр.

Конференция нәтиҗәләре:

  1. проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында катнашучыларны мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерүнең заманча тенденцияләре белән таныштыру;
  2. «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру шартларында педагогларның һөнәри компетенцияләрен үстерү буенча региональ тәҗрибә турында фикер алышу һәм диссеминация.

Фотогалерея