• Русский
  • Татарча

«Һөнәри юнәлеш бирү системасы буларак кадетларның гражданлык тәңгәллеген формалаштыру» онлайн семинары

2020 елның 7 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында кадет мәктәпләре офицер-тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен «Һөнәри юнәлеш бирү системасы буларак кадетларның гражданлык тәңгәллеген формалаштыру» темасы буенча онлайн семинар узды. Семинар эшендә мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, Суворов хәрби училищесы һәм кадет белемен гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары укытучылары катнашты.

Укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең иң мөһим мәсьәләләре актуальләштерелде, кадет мәктәпләренең һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге системасының практик нәтиҗәләре күрсәтелде, Россия гражданлык тәңгәллеген формалаштыру контекстында мәгариф системасы алдында торган төп бурычлар турында фикер алышу үткәрелде.

Мондый семинарларны уздыруның практик нәтиҗәсе булып укучыларның патриотизм, милли үзаң һәм мәгълүмати грамоталыкка бәйле иң мөһим метпредмет компетенцияләренең формалашу дәрәҗәсен күтәрү торырга тиеш.