• Русский
  • Татарча

Республиканский научно-практический семинар

2020 елның 8 октябрендә 14.30 (мск) сәг. тә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» Федераль белем бирү челтәре» инновацион проектын гамәлгә ашыру буенча төбәк ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагоглары өчен виртуаль НАНОГРАД ярдәмендә «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» проектының региональ челтәрендәге катнашучы мәктәпләрнең уку-тикшеренү эшчәнлеген оештыру» темасына республика фәнни-гамәли семинарын уздыра.

Семинар программасы:

  1. «Цифрлы НАНОГРАД – яңа белем чыганаклары», Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Мәгариф үсеше стратегияләрен тормышка ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре С.Н. Корнева,
  2. «Күнекмәләр туплау тартмасы: РОСНАНО Мәктәп Лигасы» проектының белем бирү курслары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге белгече М.А. Зәйнуллин

Теркәлү өчен сылтама: https://clck.ru/RFHYv

Семинар һәм презентация язмалары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында Татарстан Республикасында РОСНАНО мәктәп лигасының ресурс үзәге битендәге яңалыклар блогында урнаштырылачак.