• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованы югары дәрәҗә бүләк белән котлыйбыз!

5 октябрь көнне Казан шәһәрендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм пандемия чорында үз сәламәтлекләренә сакчыл карауларын сорады. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, XXI гасыр укытучысы - ул яңа бурычларга һәм заман таләпләренә тиз һәм сыгылмалы җайлашкан профессионал. Педагог һөнәренең бәхәссез әһәмиятен ассызыклап, Р.Н.Миңнеханов Татарстанның аеруча зур уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Республикасының фәнни, иҗтимагый-сәяси һәм педагогик эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән танылган галим-педагог, педагогика фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе киңәшчесе, Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты ректоры Ногманов Людмила Николаевна бүләкләнде.

Фотогалерея