• Русский
  • Татарча

«Просвещение» нәшрияты белән берлектә «Чит телдә белем бирүдә цифрлы белем бирү технологияләре» вебинары

«Чит телләр» предметы өлкәсеннән мәктәп белеме эчтәлеген модернизацияләүнең календарь планы (юл картасы) чараларын үтәү йөзеннән (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 22 июлендәге 780/20 номерлы боерыгы) «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесенең лингвистик лабораториясе, Мәскәү шәһәренең «Просвещение» нәшрияты белән берлектә, 2020 елның 30 сентябрендә «Чит телдә белем бирүдә цифрлы белем бирү технологияләре» вебинарын уздырды.

Вебинарда Татарстан Республикасының 53 педагогик хезмәткәре катнашты.

Вебинарда катнашучылар дистанцион, электрон белем бирү һәм чит тел укытучысының дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану мәсьәләләре буенча актив фикер алыштылар.

Дәреслекләргә яңа цифрлы өстәмәләр: укучылар өчен интерактив эш дәфтәрләре, ЮХИДИгә әзерләнү өчен тренажерлар, видеоматериаллар турында актив фикер алышу булды.

Укытучылар вебинарның практик юнәлешле булуын билгеләп үттеләр.

Эш онлайн режимда барды. Чара дәвамында катнашучылар укытучыларның һәм укучыларның цифрлы грамоталылыгын үстерү проблемасы турында фикер алыштылар.

Фотогалерея