• Русский
  • Татарча

«Инклюзив белем бирү практикасы: инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыруда педагогларның һөнәри партнерлыгы» III Республика фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы һәм коррекцион һәм инклюзив белем бирү лабораториясе белән берлектә «Инклюзив белем бирү практикасы: инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыруда педагогларның һөнәри партнерлыгы» III республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм уздырылды. Проблемалар турында фикер алышу пленар һәм секция утырышында узды.

Республика фәнни-гамәли конференциясенең көн тәртибенә ярашлы рәвештә фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: инклюзив белем бирү өлкәсендә мәктәп һәм мәктәптән тыш программаларның сыйфаты һәм дәвамлылыгы, инклюзив белем бирү өлкәсендә инновацион алымнар һәм мәгълүмати технологияләр куллану өчен яңа төр педагогик кадрларны әзерләү теориясе һәм методикасы, шулай ук җәмәгатьчелекнең инклюзив белем бирү проблемаларына игътибарын көчәйтү зарурлыгына игътибар иттеләр.

Эш онлайн режимда барды, чатта чыгыш ясаучыларның катнашучылар белән элемтәләре актив тәэмин ителде.

Чара материаллары (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.